Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

55 нче мәктәптә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Мәктәпкә керү юлында бәйрәм кунакларын тимурчылар отрядлары каршы алды, холлда хәрби дан почмагы күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм ныклы сәламәтлек теләп юбилей медальләре тапшырды.

Медальләр тапшыру тантаналы шартларда узды: укучылар шигырьләр сөйләделәр, сугыш чоры җырларын башкардылар. Чарадан соң ветераннарга чәй табыны оештырылды.

Пәнҗешәмбе, 12 март 2020, 16:27