23 марттан "Нур" яшьләр үзәгендә "Син дә кушыл!" мастер-класслар марафоны башлана. Иҗади проект кысаларында катнашучыларны кызыклы очрашулар көтә. Марафонның спикерлары үз өлкәсендә зур белем багажын туплаган һәм башкалар белән уртаклашырга әзер булган кешеләр булачак. Проектның юнәлешләре: стрейчинг-йога; дэнсхолл; медитация; театр осталыгы; нульдән башлап рәсем ясау; музыка; фән; инстаграмны алга чыгару; ачык чыгышлар һәм ораторлык сәнгате һ.б.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 март 2020, 16:46