Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Минем документлар" КФҮндә чаллылылар Бөек Ватан сугышы ветеранының фотосурәтен бушлай бастыра алачаклар. Теләге булган һәркем күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә һәм 9 майда «Үлемсез полк» бөтенхалык йөрешендә катнашу өчен бушлай фото бастыра ала. Бу мәсьәлә буенча КФҮгә 700дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге хезмәт республиканың барлык КФҮ офисларында күрсәтелә.

Моның өчен Бөек Ватан сугышы ветеранының булган фотосурәтен һәм аның турында тиешле мәгълүматларны (Ф.И.А.и., туган һәм үлгән көннәре) тапшырырга гына кирәк. Эшкәртелгән фотосурәт А4 форматында бастырыла. Фотографияләрне шәхсән алып килергә яки учреждениенең рәсми почта адресына mfc-kazan@yandex.ru җибәрергә була.

Кирәкле мәгълүматларны алып килгән яки почта аша җибәргән кешеләргә моны кабат эшләргә кирәкми. Әгәр узган елгы баннер югалган яки зыян күргән икән, гаилә архивыннан фотосурәтне тапшырмыйча да, теләсә кайсы уңайлы вакытта басма сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элек бирелгән мәгълүматлар КФҮдә "Үлемсез полк" реестрында саклана. Әлеге хезмәт буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр, моны хәзер үк эшли ала. Баннерны рәсмиләштерү өчен алдан мөрәҗәгать итү яхшырак, чөнки фотографияләр республиканың барлык КФҮләрендә кабул ителә, ә Казанда гына бастырыла. Әзер фоторәсемнәрне эшкәртү һәм китерү өчен вакыт кирәк.

Чаллылылар КФҮгә Кол Гали бульвары, 25Е (Яңа шәһәр 59/04), Тынычлык проспекты, 62 (Яңа шәһәр 3/16), Маршал Жуков урамы, 23 (ЗЯБ поселогы, 17/23) адреслары буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Сишәмбе, 24 март 2020, 13:56