Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Омскида туган Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Николаевна Шкилинага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Людмила Николаевна Омск заводында эшли. Сугыштан соң һәм пенсиягә чыкканчы туган шәһәр типографиясендә линотипист булып эшли. 2003 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Людмила Николаевна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

 «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. Людмила Николаевна юбилей уңаеннан РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрацисе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга микрорайонның ТИҮ рәисе дә кушылды.

#ПОБЕДА75 #увойнынеженскоелицо

Җомга, 13 март 2020, 10:01