Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Яшь Ленинчылар бульварын реконструкцияләү турында фикер алыштылар. Төзекләндерү проекты буенча җәмәгать тыңлаулары 29 нчы гимназиядә узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләр һәм битараф булмаган чаллылылар катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бульварны реконструкцияләү проекты тыңлаулары февраль аенда узган иде. Ул чакта чаллылылар архитекторлардан өстәмәләр кертүне сорадылар.

«Соңгы очрашу мизгеленнән без проектыбызны тирәнәйттек, аны тагын да җентеклерәк һәм эчтәлеклерәк иттек. Соңгы очрашуда яңгыраган барлык теләкләрне дә исәпкә алырга тырыштык. Кайбер моментларга үзгәрешләр керттек, кайбер урыннарын шул килеш калдырдык», - диде заманча проектлау остаханәсе җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин.

Проект нигезендә архитекторлар «бульвар» сүзенең әһәмиятен салдылар – бу торак йортлар арасында шәһәр структурасында яшел тукыма. Бульвар микрорайонда яшәүчеләрне берләштерергә мөмкинлек бирәчәк: ял итү зонасы, урам китапханәсе, амфитеатр һәм хәтта теплица оештырылачак.

Чаллылыларның үтенечен исәпкә алып, архитекторлар төзәтмәләр кертте – бер мәктәп каршында язучы Туфан Миңнуллинга истәлек стеласы урнаштыру тәкъдим ителә.

"Без сезнең белән бергә битараф булмаган кешеләр, бүген эш көне азагында хезмәттәшләребезне һәм партнерларыбызны тагын бер кат тыңларга, алар башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерергә килдек. Минемчә, барлык кисәтүләр һәм тәкъдимнәр, нигездә, исәпкә алынган. Без, һичшиксез, булачак эксплантатлар белән, ягъни «Парклар һәм скверлар» муниципаль унитар предприятиесе белән тагын бер кат караячакбыз. Без сезнең белән бергә скверлар һәм парклар төзеп кенә калмыйбыз, алардан файдаланабыз да. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, Чаллы шәһәре бюджетыннан 10 млн сумнан артык акчаны үзебезнең скверларны һәм паркларны карап тотуга җәлеп итәбез", – диде шәһәр башлыгы. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, төзекләндерү эшләре быел ук башланачак.

Җомга, 13 март 2020, 10:55