Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы мәчетләренең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт һәм имам-хатыйблары, мәчет төзелеше фонды директоры Уел Галимов белән бергә Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләсе буенча җыелыш үткәрде. Чара барышында төзелеш буенча башкарылган эш турында фикер алыштылар. "Игелекле эшкә тотындык. Кешеләрне мәчет төзелеше белән күбрәк таныштырырга кирәк", - дип билгеләде шәһәр мэры.

Чаллы мэры "Без үзебез мәчет төземәсәк, безгә аны беркем дә төземәячәк", дигән фикерен белдерде. Хәзерге вакытта мәчетнең икенче катын төзү эшләре башланган. Төзелешкә ярдәм итү өчен QR-код файдаланып сәдакалар калдырырга була. 

Җомга, 13 март 2020, 17:57