Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар ешрак дистанцион мошенникларның корбаны булалар. Җинаятьчеләр телефон аша кеше исеменә кредит рәсмиләштерелүе турында хәбәр итә. Ялган мәгълүматны хатын-кызлар тавышы тапшыра. Мошенникларның әлеге гамәленнән хәзерге вакытта Яр Чаллының дүрт кешесе зыян күргән. Кичә шундый ук схема аша 38 яшьлек кызны куркытып, аның банк картасыннан 12 мең сум акча урлаганнар. Барлык очраклар буенча да җинаять эшләре кузгатылган, җинаятьчеләрне эзләү бара. Әйтергә кирәк, 2019 елда 739 кеше телефон һәм интернет-мошенниклык корбаны булган. Шулай ук полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, автомобильләр, оргтехника һәм башка товарлар сатып алганда сайтларда, шулай ук социаль челтәрләрдә мошенниклар таралган.

Финанс югалтуларын булдырмас өчен, полиция мондый шалтыратуларга җавап бирмәскә, сөйләшүне тиз генә өзәргә һәм банкның кайнар линиясенә шалтыратырга киңәш итә. Билгеле булмаган, чит счетларга банк картасы номерларын һәм башка шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә куша.

Шимбә, 14 март 2020, 11:22