Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген сәнгать уку йортлары җитәкчеләре, укытучылары һәм концертмейстерлары арасында "Осталык һәм Илһам" XIII шәһәр һөнәри осталык бәйгесенең Гала-концерты булды. Ай дәвамында конкурсантлар ачык дәресләрдә педагогик эшчәнлекнең методик һәм гамәли нигезләрен ачтылар, жюри әгъзаларына укучылар белән эшләүнең тәрбия системасын күрсәттеләр, педагогик тематикага сәнгать һәм мәдәният уку йортлары өстәмә белем бирү укытучысының тормыш аспектлары белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.

"Һәрберегез, призлы урын алу- алмавына карамастан, җиңүче булып тора. Сез үз вазыйфаларыгызны намус белән җаваплы башкарасыз, моңа күңелегезне саласыз, дип ышанып әйтә алабыз. Моны барлык жюри һәм экспертларга исбатлап күрсәттегез, алар сезнең эшегезне бәяләделәр. Ә балалар сезгә нинди хөрмәт һәм мәхәббәт белән карый. Бу – эшнең иң мөһим күрсәткече. Хәзер күпләр сездән үрнәк алачак", - дип ассызыклады Мәдәният идарәсе башлыгы, конкурсның жюри рәисе Румил Кәрамиев.

Бүләкләргә лаек булган педагогларның исемнәре белән биредә танышырга мөмкин.

Җомга, 13 март 2020, 16:50