Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медальләрен тапшыру тантанасы узды. Ветераннарга бүләкләрне Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов тапшырдылар.

"Без олы бәйрәмне каршылау алдында торабыз. Май аенда бөтен ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Сугыш аша узган ветераннар – бөек кешеләр. Без сезгә ныклык, батырлык күрсәтүегез, барыбызга да тыныч күк йөзе бүләк итүегез өчен чиксез рәхмәтле. Сез җирдә тынычлыкны һәм киләчәк буыннарга ирекне саклап кала алдыгыз. Безнең өчен сугыш елларында һәм сугыштан соң халык кылган батырлыкларны һәм казанышларны хөрмәт итү, шул истәлекләрне саклау мөһим. Сез безнең илне торгыздыгыз һәм үз заманыгызны бөек державага әйләндердегез. Бу безнең хәтеребездә, Җиңү варислары хәтерендә мәңге сакланачак", - диде Флера Андреева. 

 Чарада шулай ук «Сириядә хәрби операциядә катнашучы» Данил Анисимовка Сирия Гарәп Республикасында хәрби операцияне үткәргәндә күрсәткән батырлыклары өчен медале тапшырылды.

18 нче мәктәптә узган чарада 5 һәм 6 комплекста яшәүче ветераннарга юбилей медальләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов һәм Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов тапшырдылар.

Сәламәтлекләре начар булу белән бәйле рәвештә, тантанада катнаша алмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарына медальләр өйләрендә тапшырылды.

Шимбә, 14 март 2020, 08:43