Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Үзәк шәһәр китапханәсендә «На страже престола и Отечества» F4 фантастика фестивале узды, ул 2019 елда Петраэдр премиясе лауреаты булды. Китапханәгә кергәндә үк фестивальгә килүчеләрне хәрби фантастика жанрындагы китаплар күргәзмәсе каршы алды.

Ачылу тантанасы кызыклы узды. Барлык кунаклар да фантастик порталлар буенча таралыштылар. Балалар-яшүсмерләр бүлегендә кунакларны "Звездные войны"ны яратучыларның фан-зонасы көтә иде, анда Star Fans Tatarstan клубы вәкилләре белән аралашырга мөмкинлеге булды. Биредә теләгән һәр кеше өстәл уеннары уйный алды. Сәнгать-графика порталында фестиваль кунаклары "Зентангл" рәсем техникасы буенча мастер-класслар карадылар. Шунда ук Чаллы рәссамнарының «Фантазия дулкынында» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе дә оештырылды. Әдәби порталга әдәбият сөючеләр җыелды. Биредә фантаст язучы Александр О 'Санчес белән очрашу оештырылды. Автор белән әдәбият, фантастика һәм рус сүзлеге жанрлары турында сөйләштеләр. Кичәдә катнашучылар Капоэйра порталында Латин Америкасы сугыш сәнгатенең гаҗәеп һәм матур төре белән таныштылар. Капоэйра клубы вәкилләре үз клуб эшчәнлекләре белән таныштырдылар, балалар өчен кызыклы уеннар үткәрделәр.

Соңыннан фестиваль кысаларында үткәрелгән өч конкурс нәтиҗәләре буенча тантаналы бүләкләү булды. «Галактика сакчылары – чын геройлар вакыты» әдәби конкурсының 17 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Павел Мосин (Калуга шәһәре) – 3 урын, Виктория Черкасова (Кумертау шәһәре) – 2 урын һәм Анжелика Ярмонтович  (Гродно шәһәре, Беларусь Республикасы) җиңүче булды. 16 яшькә кадәрге категориядә Артур Мортазин (Әлмәт) - 3 урын, Анна һәм Арпина Авдолян (Яр Чаллы) – 2 урын һәм Илья Комягин (Яшел Үзән) – 1 урын. "Дөнья сугышчылары" майл-арт конкурсында быел 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр, шулай ук 7дән 11 яшькә кадәрге категорияләр катнашты. Нәкъ менә шушы яшь категорияләре арасында җиңүче урыннар аерылды да инде. Түбән Кама, Алабуга һәм Яр Чаллы балалары дипломнар алды. 

Якшәмбе, 15 март 2020, 17:25