Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елда шәһәр бюджетының керемнәре 9 млрд 998 млн сум тәшкил иткән. 2018 елга үсеш темпы 105,4%. Керемнәр структурасында үз керемнәре 51%, бюджетара трансфертлар 49% тәшкил итте. 2019 елда салым һәм салым булмаган керемнәр буенча план билгеләнешләре 103,4%ка үтәлгән. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина сөйләде.

Шәһәр бюджеты керемнәрендә төп урынны физик затлар кеременә салым алып тора, аның өлеше үз керемнәренең гомуми күләмендә 49% тәшкил итә. Бюджетка физик затлар кеременә салым 2 млрд 480 млн сум күләмендә кергән, узган ел белән чагыштырганда ул 5,8%ка арткан. Салым буенча план күрсәткечләре 103%ка үтәлгән. Республиканың консолидацияләнгән бюджетына керемнәр узган ел дәрәҗәсеннән 510 млн сумга яки 5,4%ка артып китә.

"Салым буенча үсеш темпы, нигездә, хезмәт хакын уртача 106,8%ка арттыру хисабына ирешеләчәк, шулай ук 398 салым түләүчеләр контингенты үсеше хисабына, аларның өлеше физик затлар кеременә салым кертүдә 0,8% яки 81,4 млн сум тәшкил итте", – дип билгеләп үтте спикер.

Дүшәмбе, 16 март 2020, 08:26