Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 2019 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәренең алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары шәһәр бюджетына физик затлар кереме буенча 66 млн 927 мең сум күләмендә салым күчерделәр, бу 2018 ел белән чагыштырганда 59%ка күбрәк. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 271 млн сум күләмендә НДФЛ күчерелгән, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина.

«2018 елны карагыз-42 миллион һәм 2019 ел-66 миллион. Чаллы шәһәре бюджеты өчен бу артык акчамы? Бу автомобиль төзелеше белән бәйле түгел. Бу дүрт ел эчендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең эш нәтиҗәсе. ТОСЭР шәһәргә кирәкме? Кирәк! Һичшиксез, кирәк. Саннар һәм фактлар моңа дәлил булып тора», - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – « Бәхәсләр күп, хәтта Россия дәрәҗәсендә дә. Россия Федерациясе Хисап палатасы, моношәһәрләрне үстерү фонды хәзер ТОСЭР турында дискуссия алып бара. Кирәклеме, кирәксез коралмы. Кемнеңдер Россиядә, шул исәптән Чаллыда да килеп чыга. Кемнеңдер объектив сәбәпләр аркасында килеп тә чыкмый, бу Россия Федерациясе субъекты һәм шәһәрләре җитәкчелегенә бәйле булмаска мөмкин».

"Чаллы труба заводы" ҖЧҖ – 213%, "Изоляцион труба заводы" АҖ – 186%, "Техника - Агро" ҖЧҖ – 165%, "ХАЙЕР ФРИДЖ РУС" ҖЧҖ – 142%, "Заряд" ҖЧҖ – 115%, "Камский" АПК ҖЧҖ – 112% узган ел дәрәҗәсенә карата иң зур үсеш темпын әлеге предприятиеләр күрсәтте.

Дүшәмбе, 16 март 2020, 08:35