Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дөньяда коронавирус таралу сәбәпле, Татарстан территориясендә махсус санитар–эпидемиологик режим кертелде. Мондый карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе тарафыннан кабул ителде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

"Массакүләм мәдәни һәм спорт чараларын 15 апрельгә кадәр күчерү яки үткәрмәү турында карар кабул ителде. Аннары карарбыз. Шәһәрдәге вәзгыять контрольдә, авыручылар юк. Якын арада каникуллар башлана. Санитар–эпидемиологик режим нәтиҗәсендә балаларның ил чигеннән читкә чыгулары тыела. Ата-аналар да безгә колак салырлар дип уйлыйм. Кызганычка каршы, бөтен кеше дә, гомумән, илдә, дөньяда булган хәлләрне аңлап бетерми. Мондый катлаулы вакытта үз балаларыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куймагыз", - диде шәһәр мэры, предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә үз хезмәткәрләрен чит ил командировкаларына җибәрмәүләрен искәртеп.

Дүшәмбе, 16 март 2020, 10:16