Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елның 1 июлендә онлайн-кассага күчү буенча реформаның өченче этабы тәмамланды. Яңа кагыйдәләргә ялланган хезмәткәрләре булмаган хезмәт күрсәтү өлкәсен оештыручы һәм шәхси эшмәкәрләр күчкән. Бүгенге көндә шәһәрдә 7761 салым түләүче 12 меңнән артык кассаны теркәгән. 

 2019 елда инспекция тарафыннан үткәрелгән контроль чаралар барлык эшмәкәрләрнең дә контроль-касса техникасын куллану таләпләрен үтәп җиткермәвен күрсәтте. Шулай итеп, контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарны үтәү буенча 114 тикшерүнең барысы буенча да хокук бозулар ачыкланды. 494,5 мең сумлык административ штрафлар күрсәтелгән, алар тулысынча бюджетка кергән.

Дүшәмбе, 16 март 2020, 11:50