Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Санитар-эпидемияләргә каршы комиссия Яр Чаллыда 15 апрельгә кадәр чикләүләр кертү турында карар кабул итте. Ул массакүләм чараларны үткәрү датасын күчерүне үз эченә ала. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Гамәлдән чыгарырга ярамый торган спорт чаралары тамашачылардан башка узачак. Әлеге чикләүләр концерт программаларына, театраль куелышларга, шулай ук кино күрсәтүләргә дә кагыла. Журналистлар өчен турыдан-туры трансляция «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә «Вконтакте» социаль челтәрендә алып барылды. Язманы монда карарга була. 

 "Алда язгы каникуллар. Без барлык белем бирү учреждениеләренә дә шәһәрдән читтә планлаштырылган чараларга чыгулардан тыелырга киңәш итәбез", - диде Рамил Хәлимов һәм шул ук вакытта, хәл катлаулана икән, өстәмә чаралар күреләчәк, дип билгеләп үтте.

"Язгы каникуллар вакытында Россия Федерациясеннән читкә чыгудан тыелсыннар өчен әти-әниләргә мөрәҗәгать итәм", - дип өндәде спикер. Моннан тыш, эш бирүчеләргә чит ил командировкаларыннан тыелырга тәкъдим ителде. Бу мөмкин булмаган очракта, ул кеше кире кайткач, аны 14 көнгә изоляцияләүне оештырырга кирәк.

Шәһәр территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертү турында бүген «эшлекле дүшәмбе» барышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев белдерде.

Дүшәмбе, 16 март 2020, 14:43