Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ИТ-паркта Чаллы мәйданчыгы Бизнес-инкубаторына стартапларның 41 нче сайлап алуы узды. Беренче көнне экспертлар барлык проектлар белән таныштылар һәм кайбер киңәшләр бирделәр. Шулай ук катнашучыларны мастер-класслар да көтте. Бренд-стратегия һәм бизнесны үстерү өлкәсендә Халыкара эксперт, Pulsar Venture Capital Стратегик үсеш буенча директоры Сергей Митрофанов клиентларны җәлеп итү логикасы турында сөйләде, ә РАЭК стартап-кластеры кураторы, эшмәкәр Алексей Карлов "Контент ДНК" серләре белән уртаклашты.

Икенче көн экспертларның һәм катнашучыларның шәхси аралашуыннан башланды, шуннан соң комиссия нәтиҗәләр буенча фикер алышуга җыелды. Эксперт комиссиясе карары белән җиде проект сайлап алынды, шундыйлардан Ханты-Манси автономияле округын, Казахстан, Казан, Зәй, Яр Чаллыны атап үтәргә була. 

 ИТ-парк Бизнес-инкубаторына сайлап алынган стартаплар тулысынча җиһазландырылган эш урыннары, стартапларны уздыруга юнәлдерелгән белем бирү программалары, төрле юнәлешләр буенча менторлар һәм экспертлар консультацияләре алалар, аларга юридик ярдәм һәм бухгалтерлык хезмәте күрсәтелә.

Сишәмбе, 17 март 2020, 09:44