Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда «Үсеш локомотивлары» Стратегик инициативалар конкурсы» белем бирү программасының яңа сезоны башланды. Югары уку йортларының өлкән курс студентлары һәм предприятие, оешмаларның яшь хезмәткәрләре өчен конкурс «Үсеш локомотивлары» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында икенче ел рәттән үткәрелә. Татарстан Республикасында проектны гамәлгә ашыруның координаторы-Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина.

"Конкурста катнашучыларның һәм остазларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге бөтен белем бирү программасы дәвамында туктатылмый. Яшьләр лидерларына һәм аларның стратегик инициативаларына ярдәм итү - безнең республиканың кадрлар потенциалын үстерүнең мөһим аспекты", - диде Әлфия Когогина. Беренче сессия нәтиҗәләре буенча катнашучылар стратегик инициативалар формалаштырдылар, алар киләчәктә гамәлгә ашыру өчен белем бирү программасы остазларына тәкъдим ителәчәк.

Сишәмбе, 17 март 2020, 11:49