Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында беренче тапкыр брифинг онлайн режимда узды. Чара коронавирус таралуны профилактикалау максатыннан журналистлар өчен читтән торып үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Ул Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, республика халкына уңайлы булсын өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре системасы булдырылган. Алар Татарстанда 59. Анда 205 төр федераль, республика һәм муниципаль хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. "2020 елга планнарда офисларда биометрияле чит ил паспортларын алу өчен кирәкле сертификацияләнгән криптокабиналар урнаштыру каралган. Хәзер КФҮдә гадәти чит ил паспорты алу өчен документлар тапшырырга мөмкин. Биометриягә бәйле мәсьәләләр Эчке эшләр министрлыгы карамагында. Әмма, халыкка уңайлы булсын өчен, нәкъ менә криптокабиналар, республика халкына чиратсыз яңа үрнәктәге паспортлар алырга мөмкинлек бирәчәк", - дип хәбәр итте ул.

Министр ассызыклаганча, 124 төр хезмәтнең курьерлар аша башкарылу факты КФҮнең җитешсезлеге булып тора. "Халык өчен шунысы уңайлы, ул документлар гына тапшыра.  Ә КФҮ хезмәткәрләре аларны ведомстводан ведомствога алып баралар. Аннары документлар кәгазь варианттан барысы да цифрлы яки электрон рәвешкә күчерелә. Без хәзер моның өстендә эшлибез һәм беренче нәтиҗәләр быел ук булачак", - диде Айрат Хәйруллин. 

Моннан тыш, ул Цифрлы дәүләт идарәсе системасы турында сөйләде, аның аерылгысыз өлеше булып дәүләт хезмәтләре порталы тора. Министрлык башлыгы порталга татарстанлылар тарафыннан ихтыяҗ зур, ул алга таба да үсәчәк һәм камилләшәчәк, дип басым ясады.

Сишәмбе, 17 март 2020, 14:14