Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Наилә Гата кызы Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Наилә Гата кызы Чирмешән районының Кара Чишмә авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында туган колхозында эшли, лаеклы ялга да шуннан китә. 1950 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта кызы гаиләсендә яши. Бүген ветеранны 9 оныгы һәм 18 оныкчыгы сөендерә.

«1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бәйрәм көнендә юбилярга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан истәлекле бүләк тапшырылды.

#Победа75 #увойнынеженскоелицо
Сишәмбе, 17 март 2020, 14:38