Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланачак ишегаллары исемлеген раслады. Исемлеккә Чаллыдан 218 ишегалды кергән. Исемлек белән монда танышып була.

ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары ишегалларны яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициаторлары булды. Инициатива Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Проектны тормышка ашыруда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә актив катнаша. Республиканың барлык халкыннан мәгълүмат җыю өчен анкета эшләнде. «Һәр ишегалдында яшәүчеләрнең фикере исәпкә алынырга тиеш. Бу эшне һәр ишегалдында башкарырга кирәк. Мондый эшкә без әле беренче тапкыр алынабыз. Бу республика өчен генә түгел, ил өчен дә яңа программа. Җитди финанс ресурслары бүлеп бирелә, шул исәптән безнең шәһәргә дә. Шуңа күрә бу акчаларны, чаллылылар фикерен исәпкә алып, дөрес итеп кулланырга кирәк. Киң даирәдә фикер алышу уздырылырга һәм чаллылыларның барлык тәкъдимнәре исәпкә алынырга тиеш", - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев, хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмәләрнең берсендә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә өч ел эчендә 700дән артык күпфатирлы йорт ишегалдын яңарту планлаштырыла.
Якшәмбе, 22 март 2020, 15:23