Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы беренче укылышта «Дару чаралары әйләнеше турында» һәм «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» федераль законнарга дару препаратларына һәм медицина эшләнмәләренә рөхсәт ителгән иң чик ваклап сату бәяләрен билгели торган төзәтмәләр кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: "Бүген без гадәттән тыш хәлләрдә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә даруларга һәм медицина эшләнмәләренә бәяләрне 90 көнгә кадәр билгеләү турында Карар кабул итәргә мөмкинлек бирә торган закон проектын хупладык. Шулай итеп, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар таралу куркынычы янаганда, шулай ук даруларга бәяләрне 30 проценттан артык нигезсез арттырганда, Хөкүмәт чик бәяләрне билгели алачак. Безнең ил җитәкчелеге миллионлаган кешенең сәламәтлегенә куркыныч янаучы һәм күп дәүләтләр икътисадына зыян салучы вирус таралуын булдырмау өчен барлык кирәкле чаралар күрә. Дәүләт Думасы закон проектын, гражданнарыбызны спекулянтлардан яклау өчен, өстенлекле карауны тәэмин итәчәк", - диде ул.

Закон проекты белән РФ Хөкүмәтенә яшәү өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратлары исемлегенә кертелмәгән дару препаратларына һәм гадәттән тыш хәл килеп туган очракта, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы йогышлы авырулар таралу куркынычы янаганда, РФ Хөкүмәте раслаган исемлекләр буенча медицина эшләнмәләренә, шулай ук башка очракларда рөхсәт ителгән ваклап сату бәяләрен билгеләргә тәкъдим ителә. 30 календарь көн дәвамында РФ субъектлары территорияләрендә күрсәтелгән дару препаратларына һәм медицина эшләнмәләренә ваклап сату бәяләре 30 һәм аннан да күбрәк процент тәшкил итәчәк. Рөхсәт ителгән ваклап сату бәяләре 90 календарь көннән дә артмаган вакытка билгеләнә; РФ Хөкүмәте тарафыннан әлеге исемлекләр расланганнан соң 90 календарь көн эчендә әлеге исемлекләргә кертелгән дару препаратларын һәм медицина эшләнмәләрен РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган ваклап сату бәяләреннән артып киткән очракта сату һәм җибәрү тыела.

Чәршәмбе, 18 март 2020, 08:22