Яр Чаллыда "Автокаланың яшь эшмәкәре 2020" конкурсына старт бирелде. Гаризалар 2020 елның 1 маена кадәр кабул ителә. Бәйге инде тугызынчы ел үткәрелә. Бу вакыт эчендә 130дан артык яшь эшмәкәр үзләрен күрсәтә һәм үз мөмкинлекләрен ача алды. Конкурста 18-35 яшьлек, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барырга җыенучы яисә бизнесмен булып торучы чаллылылар катнаша ала. Быел катнашу хокукын үзмәшгульләр категориясе дә алды. Быел конкурс берничә этапта узачак. I этап-читтән торып - 2020 елның 1 маена кадәр оештыру комитеты катнашучыларның гаризаларын кабул итә, аларны карый һәм II этапта катнашучыларны билгели; II этап – жюри әгъзаларына конкурста катнашучылар тарафыннан бизнес - проектларны тәкъдир итү. III этап - финал – җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы. Аның датасы II этап тәмамланганнан соң оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 22 март 2020, 12:20