Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Николаевич Игнатов һәм фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыны Владимир Михайлович Дунаевка шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләрне ветераннарга өйләренә барып Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов тапшырды.

Владимир Михайлович Калинин өлкәсенең Ржев шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. 1943-1945 елларда Беларусиянең Слуцк шәһәре, Германиянең Лейбау шәһәре фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны була. 1957 елда Калинин өлкәсе Ржев шәһәренең 2 нче урта мәктәбен, 1961 елда сәнгать уку бүлегенең төп курсын тәмамлый. 1964 елга кадәр Ржев шәһәренең Тимерьюлчылар клубының балалар секторы мөдире булып эшли, хезмәт эшчәнлеген КАМАЗның машина төзелеше заводларында слесарь-көйләүче булып дәвам иттерә. Ветераннар Советының актив әгъзасы булып тора, үсеп килүче буын белән патриотик эш алып бара. Николай Николаевич Липецк өлкәсендә хезмәткәрләр гаиләсендә туа. 1933 елда Донецк өлкәсенең Инакиево мәктәбенә укырга керә, тугыз сыйныфны тәмамлый. 1941 елда Николай Николаевичны әнисе белән Германиягә эшкә җибәрәләр, анда алар 1942 елдан 1945 елга кадәр авыл хуҗалыгы эшләрендә хезмәт куялар. Азат ителгәч, ул Украина фронтына эләгә, анда 1950 елның октябренә кадәр хезмәт итә. Өлкән сержант була.

Чәршәмбе, 18 март 2020, 11:39