Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Фәрит Сәлахов билгеләнде. Аның кандидатурасын Шәһәр Советы депутатлары раслады. "Сүз дә юк, зур җаваплылык сорый торган эш. Вазыйфасы гади түгел, тынгысыз. Иң мөһиме - сәламәтлек, сабырлык һәм түземлелек. Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы гражданнары һәм халкы файдасына үз-үзеңне аямыйча эшләү, әлбәттә. Барысы да закон кысаларында булсын иде. Без сиңа ышанабыз. Шуңа күрә катлаулы эшләреңдә уңышлар юлдаш булсын", - дип шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Исегезгә төшерәбез, конкурс комиссиясе Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына ике кешене тәкъдим итте. Болар - «ПАД» МУП директоры Фәрит Сәлахов һәм «Шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе» МУП директоры Илнар Минһаҗев.

Чәршәмбе, 18 март 2020, 16:14