Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Шәһәр Советы депутатлары Башкарма комитетның яңа җитәкчесен сайладылар. Кандидатларны конкурс комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова тәкъдим итте. Конкурста катнашу өчен барлыгы дүрт гариза бирелгән иде: "Конкурс үткәрү турындагы Нигезнамәдән чыгып, комиссия тарафыннан тапшырылган документларга бәя бирелде һәм аларны карау нәтиҗәләре буенча, ике кандидатураның документлары квалификация таләпләренә туры килмәде", – дип сөйләде Светлана Захарова.

Нәтиҗәдә, депутатлар каравына конкурс комиссиясе бүген ике кандидатны – «ПАД» МУП директоры Фәрит Сәлахов һәм «Шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе» МУП директоры Илнар Минһаҗевне тәкъдим итте. Депутатлар алдында чыгыш ясап, претендентлар үзләренең сайлау программаларын яңгыраттылар. Аларның чыгышларының төп тезисларын китерәбез.

Илнар Минһаҗев:

"Минем Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына кандидат буларак төп тезисым - "Иң беренче чиратта куркынычсызлык". Безнең шәһәрдә куркынычсыз юллар, имин транспорт, куркынычсыз районнар, куркынычсыз балалар бакчалары һәм мәктәпләр булырга тиеш дип саныйм. Чаллылылар балалар, ата-аналар, якыннарының һәм туганнарының якланганлыгын тоярга тиеш. Бу гадел һәм мөһим таләпләр",– дип билгеләп үтте Минһаҗев.

Аның сүзләренә караганда, бүген шәһәр масштаблы төзелеш проектлары дулкынында тора, яңа объектлар барлыкка килә, элеккеләре ремонтлана. Хәзерге вакытта шәһәр халкы өчен иң кискен мәсьәләләрнең берсе-транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсе. "Автобусларның җитмәве шәһәрдәшләрнең социаль хәленә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә транспорт системасын үстерүгә беренче чиратта игътибар бирергә кирәк. Шәһәрдә зур һәм аз сыйдырышлы автобуслар йөрергә тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер проблеманы юкка чыгару икенче бер мәсьәләне – парковка урыннары җитмәү мәсьәләсен хәл итүгә китерә", – дип ассызыклады ул.

«Киләсе өч елда Башкарма комитет җитәкчесенең игътибар үзәгендә президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән "Безнең ишегалды" программасы да булачак. Бу проект хакимият һәм кешеләр белән бергә тормышка ашырылырга тиеш дип ышанам. Без иҗтимагый инициативаларга ярдәм итәргә, аралашу һәм яңа идеяләр өчен ачык булырга тиеш".

"Югары уку йорты, фәнни-тикшеренү эшләрен башкарып, заманча югары технологияле шартларда стартаплар үсеше өчен шартлар тудырып, интеллектуаль өлкәдә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип саный Илнар Минһаҗев. 

Фәрит Сәлахов:

"Шәһәрдә башкарылган эшләр төп максатка – чаллылыларның тормыш сыйфатын даими күтәрүгә юнәлдерелергә тиеш дип саныйм. Әлбәттә, бу тотрыклы икътисадый нигездән башка мөмкин түгел", - диде Фәрит Сәлахов.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр икътисадының торышы турыдан-туры инвестицияләр күләменә бәйле. Соңгы елларда аның үсеше күзәтелә: "Бу позицияләрне саклап калырга һәм моның өчен эшлекле климатны яхшыртырга, конкуренцияне үстерүне стимуллаштырырга һәм киләчәктә инвесторларны җәлеп итү өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк. ТОСЭР, сәнәгать парклары, үсеш институтлары, бизнеска ярдәм итү, федераль һәм республика программалары кебек механизмнарны актив куллануны дәвам итәргә кирәк".

Фәрит Сәлахов шәһәр төзелеше сәясәтендә шәһәрнең генераль планын актуальләштерү, территорияләрне комплекслы үстерү, шәһәрнең заманча архитектур кыяфәтен булдыру, арзан һәм уңайлы торак күләмен арттыру, алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итүне өстенлекле дип атады.

"Лаеклы яшәү шартларының берсе-шәһәрлеләрнең уңайлы яшәү тирәлеген үстерү. Моның өчен торак фондны сыйфатлы капиталь ремонтлауны дәвам итәргә кирәк. Әлеге программаны тормышка ашыру торак йортларны норматив хәлдә саклап калырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы президенты тарафыннан игълан ителгән яңа проект ярдәмендә масштаблы эш башланды. Биредә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алу һәм һәр ишегалдын уңайлырак итү бурычы тора".

«Яр Чаллы җитди экологик йөкләнеш кичерә, шуңа күрә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – чистарту корылмалары белән яңгыр канализациясе системасын модернизацияләү», - дип билгеләп үтте ул, быел федераль проектны тормышка ашыру кысаларында Замелекесье торак районында 209 млн сумлык локаль чистарту корылмалары төзү планлаштырылуын билгеләп үтеп. 2021-2023 елларда әлеге федераль проект кысаларында 2,5 млрд сумлык тугыз локаль чистарту корылмасы төзеләчәк.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына Фәрит Сәлаховны расладылар.

Чәршәмбе, 18 март 2020, 17:24