Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Вера Павловна Зиновьева, Анна Ивановна Елизарова, Зөбәйдә Юныс кызы Хисамова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилярларга РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр, шулай ук "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел"медальләре тапшырылды. Ветераннары Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов котлады.

Вера Павловна Зиновьева Минзәлә районының Югары Юшады авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын, аннары Сельхозтехника һәм Красный крест курсын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшче булып эшли. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Гурий Андреевич Зиновьевка кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Вера Павловна озак вакытлар 2нче поликлиникада лаборант булып хезмәт куя, лаеклы ялга «Весенний» совхозыннан чыга. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Анна Ивановна Елизарова Тукай районының Борды авылында туа. Башлангыч мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшче булып эшли. 1950 елда кияүгә чыга. 1980 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Анна Ивановна заводта изолировщик булып эшли. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Зөбәйдә Юныс кызы Хисамова Сарман районы Рантамак авылында туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшче булып эшли. 1955 елда кияүгә чыга, 1974 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Зөбәйдә Юныс кызы "Камгэсэнергострой" предприятиесендә эшләгән. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

#Победа75 #увойнынеженскоелицо

Пәнҗешәмбе, 19 март 2020, 09:20