Яр Чаллыдагы спорт объектлары вакытлыча үз эшчәнлекләрен туктаталар. Бу хакта физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов сөйләде.
"Спорт министрлыгы рекомендацияләренә таянып, без өстәмә профилактик чаралар кертәбез һәм шәһәрнең спорт комплексларында шөгыльләнүне чиклибез. Муниципаль спорт мәктәпләрендә барлык спорт төркемнәренең дәресләре, шулай ук гражданнарның спорт объектларына ирекле йөрүләре гамәлдән чыгарыла. Шулай ук без шәхси спорт учреждениеләренә бу рекомендацияләргә колак салырга тәкъдим итәбез. Чикләү чаралары 20 марттан гамәлгә ашырылачак", - дип билгеләп үтте Роман Насрединов.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 март 2020, 17:00