Яр Чаллыда «Электротехник» 4 нче полиция бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Бу урынга полиция подполковнигы Ринат Сираев билгеләнде. Ул 1979 елда туган, Эчке эшләр органнарында 1997 елдан бирле хезмәт итә. Ринат Сираев Алабуга махсус милиция урта мәктәбен һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган.
Элек Яр Чаллы шәһәренең «Үзәк» 3 нче полиция бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 март 2020, 10:47