Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге барлык гражданнарга, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк йөрү өчен, Дәүләт хезмәтләре буенча дистанцион рәвештә шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Россия Пенсия фондының теләсә нинди хезмәте өчен бүген Фонд сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Пенсионерлар һәм пенсия яшенә җитеп килүчеләр шәхси кабинет аша кирәкле белешмәләр ала алалар, шул исәптән башка оешмаларга дистанцион рәвештә тәкъдим итү өчен дә. Анда эшләүче россиялеләргә пенсия коэффициентлары, стажлары һәм эш бирүчеләрнең пенсиягә күчерелгән хисаплары турында мәгълүмат тупланган. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр кабинетта тотылган акчалар күләмен карый алачак һәм аларның актуаль суммасы турында мәгълүмат табачаклар.

Электрон кабинет шулай ук РПФның күпчелек түләүләрен рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итәргә һәм аларны бирү белән идарә итәргә мөмкинлек бар. Мәсәлән, пенсияне китерү ысулын үзгәртү яки социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алыштыру турында гариза бирергә була. Кабинет аша пенсионер, инвалид бала яки балачактан беренче төркем инвалидны тәрбияләү буенча түләүләрне рәсмиләштерергә була. Түләү билгеләү һәм карау өчен ризалык турында кирәкле электрон гаризалар кабинетта тормышка ашырыла. Анда шулай ук законлы вәкил – ата-ана, уллыкка алучы, опекун яки попечитель затыннан гариза бирү мөмкинлеге дә бар.

Әгәр гражданнарның билгеләнгән түләүләргә карата сораулары яки Пенсия фонды компетенциясе буенча башка сораулары булса, аларны онлайн-кабул итү бүлмәсе аша җибәрергә мөмкин. Оператив мәгълүматны 8 (843) 279-27-27 телефоны аша шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгендә алырга мөмкин.

Шулай да Пенсия фондының территориаль офисына барырга кирәк булса, билгеләнгән вакытка килергә һәм чиратка басмаска кирәк. Сервис шулай ук язылуны күчерергә яки гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирә. 

Пәнҗешәмбе, 26 март 2020, 13:00