Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 апрельдән Татарстан мәктәпләре дистанцион укуга күчәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. Бу коронавирус инфекциясен профилактикалау белән бәйле. Татарстанда мәктәпләргә, көллиятләргә, техникумнарга һәм югары уку йортларына ярдәм итү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «кайнар линиясе» эшли башлады. Белгечләргә сорауларны (843) 294-95-70 телефоны буенча бирергә мөмкин. Линия эш көннәрендә 09:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Белгечләр ата-аналар берләшмәсе, педагоглар һәм мәгариф белән идарә итү органнары, мәктәпләрнең, көллиятләрнең, техникум һәм югары уку йортларының эпидемиологик ситуациядә дистанцион укуларын һәм эшен оештыру буенча сорауларына җавап бирәчәкләр.

Шимбә, 21 март 2020, 17:33