Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда, "Южный" агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә дәвам итте. Коронавирус йогуны булдырмау максатларында, авыл хуҗалыгы ярминкәләре алдыннан – 20 март көнне Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе «Төзүче» стадионы һәм Ипподром мәйданчыкларында дезинфекция үткәрде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 9,8 млн сумлык 90,4 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Шәһәр халкы ит, йомырка, сөт продукциясе, сырлар, бәрәңге һәм башкаларны сатып алды.

Шимбә, 21 март 2020, 14:44