Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирус пандемиясе вакытында өлкән буын кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү буенча штаб төзелде. Сүз ялгыз яшәүче чаллылылар турында бара. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте. "Ялгыз яшәүче яки ярдәмгә мохтаҗ кешеләр үзләре  кибеттән яки даруханәдән сатып алырга теләгән товарларны волонтерлар аша китертә алачаклар. Хәзер волонтерлар отряды оештырыла. Бу атна дәвамында, кирәк булганда, эшкә керешәчәкбез.  Мошенниклык очракларын булдырмас өчен, Эчке эшләр идарәсе белән тиешле механизмнарны эшләп карыйбыз", – диде ул.

Волонтерлар ярдәменнән файдалану өчен пенсионерлар түбәндәге номерларга шалтырата алалар: Автозавод районы-70-31-82, Үзәк районы - 70-31-78, Комсомол районы - 71-31-58.


Дүшәмбе, 30 март 2020, 13:54