Мы в социальных сетях

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында Хөкүмәт карантин очрагында вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы кәгазьләрне рәсмиләштерүнең, эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләүнең кагыйдәләрен раслады. Кагыйдәләр Россиягә яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән илләр территориясеннән килгән, шулай ук алар белән бергә яшәүче затларга кагыла. 

 Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү һәм түләү Россия Федерациясе Социаль иминият фондының мәгълүмат системасында формалаштырылган һәм урнаштырылган эшкә яраксызлык кәгазе нигезендә гамәлгә ашырыла. Эшкә яраксызлык кәгазен алу буенча гариза бирергә һәм документларны Россия Федерациясе Социаль иминият фонды сайтында идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы (ЕСИА) ярдәмендә бер көн эчендә тапшырырга кирәк.

Сишәмбе, 31 март 2020, 11:34