Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Батырлык гасырларда яшәр» дигән шәһәр рәсем конкурсы старт алды. Конкурска сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата хөрмәт күрсәтүче рәсемнәр кабул ителә. Катнашучыларның яше – биштән алып утыз яшькә кадәр. Эшләр гариза нигезендә ике төркемдә бәяләнәчәк: һәвәскәрләр һәм профессионаллар. 

Авторлар коллективы тарафыннан башкарылган эшләр конкурска кертелми. Бер катнашучы конкурска өчтән дә артык булмаган эш тәкъдим итә ала. Рәсемнәр теләсә нинди форматта булырга һәм теләсә кайсы декоратив-гамәли иҗат техникасында эшләнергә мөмкин. Конкурс эшләрен «Нур» яшьләр үзәгендә 1 майга кадәр кабул итәләр. Конкурс турында Нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин. Гариза формасын монда карарга була.

Сишәмбе, 31 март 2020, 09:24