Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру дәвам итә. Шәһәр Советы депутаты Рәшит Шәмсетдинов һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова Зәйтүнә Миңнегали кызы һәм Вәҗетдин Абзал улы Абзалиевларга, Ариана Николаевна Шушковага юбилей медальләре тапшырдылар.

Комсомол районында 286 ветеран бүләк алды. Алар арасында Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданнары Алексей Алексеевич Быкадоров һәм Зөфәр Вәлиулла улы Мостафин да бар. Аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медальләрен Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов тапшырды.

Үзәк районында 17,18,19 комплексларда яшәүче 46 Бөек Ватан сугышы ветеранына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Үзәк районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Алексей Тарабукин һәм Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Фокеевич Никулин янына бардылар.

Чәршәмбе, 25 март 2020, 13:57