Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдәшебез Зоя Гаус өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер грамоталылыгына бушлай өйрәтергә планлаштыра. 2015 елда ул пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча Бөтенроссия чемпионатында җиңү яулады. Чаллылының бу идеясен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хуплады һәм республика халкын социаль хезмәтләрдән электрон рәвештә файдаланырга, өлкән яшьтәге кешеләрне халык күп җыела торган урыннарга баруны чикләргә өндәде. Укыту дистанцион рәвештә узачак. Укытучы пенсионерларны мобиль кушымта кулланып эшләргә, порталда теркәлергә, Шәхси кабинет булдырырга, гариза бирергә, табибка кабул итүгә язылырга һәм башка электрон хезмәтләрдән файдалану күнекмәләренә өйрәтергә планлаштыра. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Зоя Гаус 2015 елдан пенсионерларны Өченче буын университетында компьютер грамоталылыгына өйрәтә, 2019 елдан үзмәшгуль булып тора.

Чәршәмбе, 25 март 2020, 13:29