Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                      Кадерле мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре,

                                                 хөрмәтле тармак ветераннары!

                                            Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сез Яр Чаллы үсешендә аерым роль уйныйсыз. Үз хезмәтегез белән чаллылыларны күпмилләтле халкыбызның мәдәни кыйммәтләренә һәм дөнья мәдәнияте хәзинәләренә җәлеп итәсез.

Чаллының хәзерге тормышын театр һәм мәдәният сарайларыннан, китапханәләрдән һәм музейлардан, музыкаль һәм сәнгать студияләреннән, картиналар галереясеннән, Орган залыннан һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йортыннан башка күз алдына да китереп булмый. Алар барысы да мәдәният хезмәткәрләренең профессиональлеге һәм осталыгы, аларның мавыгулары һәм сайлаган эшләренә бирелгәнлекләре нәтиҗәсендә уңышлы иҗади эшчәнлек алып баралар.

Нәтиҗәле хезмәтегез, кешеләр белән үз талантларыгызны юмарт итеп уртаклашуыгыз һәм кабатланмас сәнгать дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итүегез өчен рәхмәт. Шәһәр бәйрәмнәре, концертлар, конкурслар һәм фестивальләр безнең шәһәрдә генә түгел, ә аннан читтә дә популяр.

Сезнең осталыгыгыз һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз шәһәр халкы йөрәгендә һәрчак яңгыраш тапсын, ә даими иҗади эзләнү киләчәктә дә Чаллы һәм Татарстан Республикасының иң яхшы мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм арттыруга юнәлтелсен.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс илһам, яңа казанышлар һәм проектлар телим!

                                                                                                                        Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                                    Яр Чаллы шәһәре мэры

Чәршәмбе, 25 март 2020, 13:53