Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Чаллыга килде. Анда ул "КАМАЗ" җыю цехында булды, коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау чаралары белән танышты. 

"КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белдергәнчә, предприятиедә вирус таралу мөмкинлеген киметү өчен медицина чаралары комплексы гамәлгә ашырылды. Мөмкин очракларда хезмәткәрләргә читтән эшләү мөмкинлеге оештырылды. Биредә бүгенге көндә фильтрлы маскалар, саклагыч костюмнар, саклагыч күзлекләр, дезинфекция чаралары, һаваны дезинфекцияләү җиһазларын, термометрия җиһазларын, тепловизорларны сатып алу эше алып барыла. 

Татарстан президенты предприятиеләр хезмәткәрләре белән аралашты, эш урыннарында профилактикалау ничек оештырылуы турында сорашты. Хезмәткәрләр әйтүенчә, предприятиедә көн саен температура үлчәнә, душ керү бүлмәләре, киенү, ял итү бүлмәләре дезинфекцияләнә.

Чәршәмбе, 25 март 2020, 16:50