Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россиядә киләсе эш атнасы 30 марттан 5 апрельгә кадәр ял көне дип игълан ителде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин ил халкына шундый белдерү белән чыгыш ясады. Яллар тулысынча түләнәчәк.

"Озын ял көннәре авыруның таралу тизлеген киметү өчен каралган. Илебезнең барлык гражданнарына мөрәҗәгать итәм, әйдәгез, "бу миңа кагылмый" очрагына таянмыйк. Бу һәр кешегә кагылырга мөмкин. Ул чакта күп кенә Көнбатыш илләрендә, Европада, океанда барган вакыйгалар безнең якын киләчәккә әверелергә мөмкин. Барлык тәкъдимнәрне дә һичшиксез үтәргә кирәк. Үзеңне дә, якыннарыңны да сакларга, дисциплина һәм җаваплылык күрсәтергә кирәк. Һәм ышаныгыз, хәзер иң куркынычсызлык чарасы – өйдә утыру", - диде Владимир Путин.

Президент шулай ук 22 апрельгә билгеләнгән Конституция буенча тавыш бирүне күчерү турында игълан итте.

"Безнең өчен абсолют өстенлек – кешеләрнең сәламәтлеге, тормышы һәм иминлеге. Шуңа күрә тавыш бирүне соңрак вакытка күчерергә кирәк дип саныйм. Төбәкләрдә дә, тулаем ил буенча да вәзгыятьнең ничек үзгәрәчәген, табибларның, белгечләрнең һөнәри фикеренә таянып кына, яңа тавыш бирү көне турында Карар кабул итәчәкбез. Хәзер авыруның тиз таралу куркынычын булдырмый калу бик мөһим", - дип ассызыклады президент.

 Тормыш белән тәэмин итүнең барлык структуралары: даруханәләр, кибетләр, банк һәм финанс исәп-хисапларын, транспортны тәэмин итүче учреждениеләр, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары үз эшләрен дәвам итәчәк.

Президент мөрәҗәгатенең тулы тексты белән биредә танышырга мөмкин.


Чәршәмбе, 25 март 2020, 16:43