Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәр Башкарма комитетында мэр Наил Мәһдиев җитәкчелегендә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлнең начараюы шартларында шәһәр икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча штаб узды. Штаб утырышында Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бу атна башыннан Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе коронавирус инфекциясе булуга тестлар уздыра башлады. Тестлар пациентларның билгеле бер категориясе өчен үткәрелә. Поликлиникаларда биоматериаллар алына. Әгәр мөрәҗәгать итүче чит илдән килүен хәбәр итсә, табиблар аның янына үзләре чыга. 

Аннары анализлар көн саен Казанга Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә китерелә. Шулай ук ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия эше оештырылды: 8-929-722-72-51.


Кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр иткәнчә, шәһәрдә сәүдә объектларында, җәмәгать туклануы объектларында, кунакханәләрдә агымдагы дезинфекция режимы көчәйтелгән. Хәзерге вакытта кибетләр гадәти режимда эшли, бәяләр тирбәлеше рөхсәт ителгән диапазоннан артмый, кайбер товарлар карабодай ярмасы, тоз кебек тизрәк сатып алына. Кибетләргә складлардан социаль әһәмиятле товарлар китерү күләме 2-4 тапкыр артты.  

8 февральдән шимбә көнне 3 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла башлады: Тукай яр буе («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданы), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру алдыннан дәүләт ветеринария берләшмәсе ярминкә мәйданчыкларын дезинфекцияләде.

Чәршәмбе, 25 март 2020, 17:12