Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда вакытлыча сәүдә үзәкләре ябыла. Республикада сәүдә-күңел ачу үзәкләре эшен туктату турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева хәбәр итте:

"2020 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр сәүдә үзәкләре, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, комплекслар эшен туктатырга, даруханәдән һәм азык-төлек товарларын ваклап сатучы сәүдә объектларыннан тыш", - дип хәбәр итте ул.

Әйтергә кирәк, санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәмәгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. «Гражданнар, кальян тартуны оештыру яки сәүдә үзәкләре, спорт һәм фитнес-заллар, бассейннар эшләвен күргән очракта, Роспотребнадзор идарәсенә, Эчке эшләр министрлыгына яки прокуратурага хәбәр итәргә кирәк. Болар - бүгенге көндә әлеге фактлар буенча чаралар күрергә вәкаләтле өч орган. Шулай ук оператив штаб каршындагы «кайнар линия»гә 8 800 222 59 00 дә хәбәр итәргә мөмкин», - дип аңлатты ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина.

Марина Патяшина җәмәгать туклануы предприятиеләре санитар-дезинфекция режимын тайпылышсыз үтәргә тиеш, дип ассызыклады: "Әгәр элек җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен кулларны дезинфекцияләү өчен чаралар күрү тәкъдим ителгән норма булса, бүген начар эпидемиологик хәл шартларында мондый әйберләрне урнаштыру аеруча мөһим. Моннан тыш, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә кулларны юу өчен һәрвакыт шартлар булырга тиеш, бу исә сабын, сыек сабын, антисептиклар һәм кул сөртү өчен кәгазь сөлгеләр булуны күздә тота. Килүчеләр киткәннән соң, өстәлләрне дезинфекция чарасы белән юу мәҗбүри", - дип өстәде ул.

Пәнҗешәмбе, 26 март 2020, 16:13