Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 65 яшьтән өлкәнрәкләрдән коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында куркынычсызлык чараларын үтәүне сорыйлар. Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина өлкән кешеләрнең куркыныч төркемендә булуын билгеләп үтте.

Республикада 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен коронавирустан изоляция режимы буенча "кайнар линия" ачылды: 8 800 200 34 11. Чаллыда коронавирус пандемиясе вакытында өлкән буын кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү буенча штаб төзелде. Сүз ялгыз яшәүче чаллылылар турында бара. Волонтерлар кибеттә яки даруханәдән кирәкле товарларны китерәчәкләр. Волонтерлар ярдәменнән файдалану өчен пенсионерлар түбәндәге номерларга шалтырата алалар: Автозавод районы-70-31-82, Үзәк районы - 70-31-78, Комсомол районы - 71-31-58.

Пәнҗешәмбе, 26 март 2020, 16:58