Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының күпфункцияле үзәкләре 30 марттан 3 апрельгә кадәр документлар кабул итмәячәк. 30 марттан 3 апрельгә кадәр Яр Чаллы КФҮ элегрәк кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222 06 02 телефоны буенча кирәкле консультация ярдәме күрсәтәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтә алу) алу өчен запросларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮгә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.

Җомга, 27 март 2020, 09:01