Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа коммуналь техника Яр Чаллыда барлыкка килде. Курган заводының Икм-2500 универсаль җыю-чистарту машинасын мәдәният һәм ял паркы сатып алды. Техника лизингка Татарстан Республикасының Президент программасы буенча сатып алынган. Махсус техниканың өстенлекләре турында предприятие директоры Рим Сафиуллин сөйләде.

«Без мондый техника турында күптән хыялландык. Ул бары тик Чистайда, Алабугада гына бар, хәтта Казанда да юк. Эскәмияләр, чүп савытлары куелган паркка ул җиңел үтеп керә ала. Машина брусчатканы җимерми, аның массасы җәяүлеләр зоналарында йөрү өчен рөхсәт ителә. Биредә ком сиптергеч, су сибү өчен савыт бар. Техника универсаль, аннан җәен дә, кышын да файдаланырга була. Кыш көне кар чистарту өчен щетка куярга була», – диде ул.

Машина йөртүчеләр өчен дә уңайлыклар каралган. Салонда климат-контроль бар.

Җомга, 27 март 2020, 16:33