Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 марттан Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм төбәк бүлекчәләре, тышкы сәүдә алыш-бирешләре һәм халыкара килешүләрнең шартлары нигезендә, форс-мажор хәл буенча МСП субъектлары өчен сертификатлар бирә башлады. Элек әлеге хезмәтнең бәясе һәр килешү буенча 13 мең сум тирәсе тәшкил иткән иде.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан COVID-2019 яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле игълан ителгән пандемия һәм дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актлары белән аның таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән тыю һәм чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә мондый чаралар күрелде. 

Россия сәүдә сәнәгать палатасы COVID-2019 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә шартнамәләр/контрактларны үтәгәндә барлыкка килгән форс-мажор шартлар буенча бизнес белән бәйле консультацияләр бирү өчен кайнар линия ачты.

Консультацияләр түбәндәге телефоннар буенча башкарыла:

+7 (495) 620-04-01 (эш көннәрендә 9:00дан 20: 00 сәгатькә кадәр);

+7 (495) 620-02-93 һәм +7 (495) 620-05-20 (эш көннәрендә 9:00дан 18:00 сәгатькә кадәр).

Җомга, 27 март 2020, 15:46