Мы в социальных сетях

                                                              Хөрмәтле чаллылылар!

Бездә яңа тормыш башлана. Без бер-беребез белән азрак турыдан-туры элемтәгә керергә тиеш. Хәзерге вакытта бу - иң беренче һәм мөһим кагыйдә. Нәкъ менә шуңа күрә ил Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан киләсе атна эш атнасы түгел дип игълан ителде.

Бу безнең иминлек өчен кирәк.

Балаларыгызны, әти-әниләрегезне, әби-бабаларыгызны да игътибарсыз калдырмагыз.

Мин кешеләрне, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне, бик кирәк булмаган очракта, өйләреннән чыкмауларын сорыйм.

Хәзер һәрберебезнең хәлнең җитдилеген аңлавы бик мөһим. Аның сәламәтлеге, якыннарының киләчәге аңа бәйле булуын аңлавы.

Коронавирусны тизрәк җиңеп чыгуыбыз безнең гамәлләребезгә бәйле. Мин сезне гражданлык җаваплылыгына чакырам.

Без бизнес алып бару, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча берьюлы 3 кайнар линия оештырдык. Без ялгыз яшәүче пенсионерларга азык-төлек китерәчәк волонтерлык хезмәтен оештырдык. Шәһәрдә инфекция барлыкка килүнең яңа очракларына юл куймас өчен барысын да эшлибез.

Безнең иминлек, башкаларга бәйле. Без яңа вируска каршы тору һәм шәһәребезне яклау өчен барысын да эшләргә тиеш.

                                                                                                                         Н. Г. Мәһдиев

                                                                                                                   Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 28 март 2020, 15:16