Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) түбәндәге социаль ярдәм чараларын бирү турында Карар кабул ителде:

- транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү;

-хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;

- 16 (18) яшькә кадәрге балага айлык пособие;

-ата-аналарның балалар бакчасына балаларны карау һәм тәрбияләү өчен түләү өлешенә өстәмә компенсация;

-даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү;

- хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге белән интегүче затларга дәвалану урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләү;

- беренче бала туу белән бәйле рәвештә айлык түләү;

-торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия.

Бу түләүләрнең барысы да 2020 елның 1 апреленә әлеге түләүләрне алучыларга автомат режимда билгеләнәчәк. Югарыда санап үтелгән түләүләрне кабат озайту өчен социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итү таләп ителми.

Кайнар линия телефоннары:

1нче бүлек (Кояшлы ур., 6) - 474653, 474654;

эл почта chl.1@tatar.ru;

2нче бүлек (Гидротәзүчеләр ур., 14) -714939, 714702;

эл почта chl.2@tatar.ru.

Шимбә, 28 март 2020, 16:08