Мы в социальных сетях

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр өчен онлайн-семинарлар уздырырга кушты. Бизнесменнарны "үзең белән алып чыгу" режимында эшләргә өйрәтәчәкләр, шулай ук килеп туган вәзгыять кысаларында ярдәм чаралары буенча консультацияләр бирәчәкләр.

 "Безгә, беренчедән, кешеләр азык-төлеккә чикләүләр тоймау мөһим һәм ашамлыкларны өйгә заказ биреп китертә алырга тиешләр. Моның өчен эшмәкәрләрне өйрәтергә, курьер челтәре системасының ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. Икенчедән, бу вакытлы эш форматына күчү кече һәм урта бизнеска эшчәнлекне туктатмаска ярдәм итәргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Беренче семинар 29 мартта 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен монда теркәлергә кирәк.

Шимбә, 28 март 2020, 19:44