Мы в социальных сетях

Яр Чаллы һәм Уругвай яшь шахматчыларының икенче интернет-очрашуы булды. Яр Чаллы өчен "Этюд" мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, шул исәптән 2019 елгы хатын-кызлар арасында Россия чемпионаты суперфиналында катнашучы Зәринә Шәфигуллина, шулай ук Россия балалар беренчелекләре призерлары Роберт Сафин һәм Яна Мәгыйзова, шулай ук автокаланың башка иң көчле яшь шахматчылары чыгыш ясады.

Балалар Chess.com платформасында ике матч рәттән уйнадылар. Ике матч та россиялеләр җиңүе белән тәмамланды: 35: 11 һәм 32,5:15,5. Бу матч – Яр Чаллы "Этюд" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең бер ай эчендә өченче халыкара интернет-очрашуы.  Сигезенче мартта Уругвай белән беренче матч узды,ул тигез исәпкә 9: 9 тәмамланды, 14 мартта 3:7 исәбе белән чаллылылар бераз оттырды.

Чаллы укучыларының Уругвай командасына каршы чираттагы интернет-матчы 4 апрельдә узачак, ә 5 апрельдә "Этюд" мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Монреальдәге балалар белән очрашачак. Матчны оештыручылар - "Этюд" спорт мәктәбе һәм Уругвай Шахмат Федерациясе.

Якшәмбе, 29 март 2020, 12:50