Мы в социальных сетях

 30 марттан 3 апрельгә кадәр эш көне булмаган чорда мәктәпкәчә белем бирү бүлеге тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелмәячәк. Системадагы мәгълүматларны, федераль ташламаларны раслау, сәламәтлек буенча булган ихтыяҗны дәлилләү өчен махсуслаштырылган төркемнәргә урнаштыру буенча документларны бүлек вахтасында калдырырга яки электрон почтага odochelny@mail.ru җибәрергә мөмкин. Гариза формалары һәм документлар исемлеге шәһәрнең рәсми сайтында урнаштырылган: http://nabchelny.ru/company/page/68/117. Өстенлекле балалар бакчасына алмаштыру яки баланы бер учреждениедән икенчесенә күчерү 1 апрельгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталы uslugi.tatar.ru аша башкарыла ала. Белешмәләр өчен телефоннар: 56-12-67; 56-14-71.

Дүшәмбе, 30 март 2020, 08:10